Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Капремонт

Ремонт бара

Агымдагы елда Красновидово төп мәктәбе мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика максатлы программасына керде.

Республика бюджеты хисабына финанслауга капиталь ремонтның алты позициясе керә. Бу- түбә, тәрәзә, ишек алыштыру, керү юлларын ремонтлау, инженер челтәре һәм санузеллар ремонты. Әмма идән һәм түшәм, стена һәм башка җирләргә дә ремонт таләп итүче бинаның башка элементлары да бар. Бу очракта финанслауның башка төр чыганаклары, иганәчеләр ярдәме таләп ителә. Ә бу хакта җирле хакимият кайгыртырга тиеш.
Красновидово мәктәбе директоры Александр Левин эшләнгән һәм эшләнәсе эшләр турында сөйләде. Металлочерепица җәеп түбәне яңартканнар, отливларын монтажлыйсы калган. Хәзерге вакытта эчке якта эшлиләр. Мәктәп белән балалар бакчасын бер түбә астына урнаштырырга карар ителгәнлектән, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кабул итү өчен бинаның эче кабат эшләнә. Моның өчен стенаны тишеп, тәрәзәдән ишек ясап керү юлы булдырганнар. Моннан тыш, мәктәпкә җирле ФАП та, күчерелә, аңа элеккеге хезмәт бүлмәсе бирелгән һәм аны барлык таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китергәннәр.
Объектның подрядчысы районда яхшы таныш булган "Стройград" фирмасы. Мәктәп 11,4 млн.сумга финансланган. Капиталь ремонтка дефект ведомостьте төзелгән, анда 25 августтан да соңга калмыйча төгәлләнергә тиешле эш төрләре ачык күрсәтелгән. Ремонт графигы һәм сыйфатына контрольне төзелеш инспекциясе алып бара.
Рәсемдә: «Стройград» төзелеш фирмасы бригадасы Красновидово төп мәктәбен капиталь ремонтлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев