Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Капремонт

Кама Тамагы Ишем авылындагы мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелә

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның финанс ярдәме белән безнең районда капиталь ремонт үткәрелгән социаль әһәмиятле объектларның берсе - Ишем авылындагы мәдәният йорты. Авылда яшәүчеләр шул уңайдан үзләренең шатлыкларын яшерми. -Төзүчеләр июль башында эшкә кереште. Бу бүген дә Марий- Эль Бәрәңге районыннан килгән егетләрне мактап искә алабыз. Алар үз эшләрен тиз осталарча...

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның финанс ярдәме белән безнең районда капиталь ремонт үткәрелгән социаль әһәмиятле объектларның берсе - Ишем авылындагы мәдәният йорты.


Авылда яшәүчеләр шул уңайдан үзләренең шатлыкларын яшерми.
-Төзүчеләр июль башында эшкә кереште. Бу бүген дә Марий- Эль Бәрәңге районыннан килгән егетләрне мактап искә алабыз. Алар үз эшләрен тиз осталарча башкарды, сентябрьгә бинаның түбәсен ябып куйдылар. Хәзер, үзегез күрәсез, тулы көченә эчке эшләр алып барыла. Менә бу бүлмәдә музей экспозициясе урнаштыруны планлаштырабыз. Бездә элеккеге предметлар, җирле осталар эше шактый җыелган. Шулай ук авылда яшәүчеләр өчен күчмә китапханә ачарга да уйлыйбыз, китап сөючеләр дә шактый бездә. Ә монда фельдшер-акушерлык пункты булачак. Үз эшен яратып башкаручы мөдир Татьяна Заһидуллина үз пациентларын яңа, заманча шартларда кабул итәчәк. Без мондый уңайлы, җылы мәдәният учагы турында күптән хыялландык. Ә хәзер бәйрәмнәргә җыелып, чаралар үткәрү өчен менә дигән урын булды. Биредә өлкәннәр һәм яшьләр күңеленә хуш килерлек шөгыль табылыр, мәктәп яшендәге балаларыбыз да клубка теләп йөри,-дип шатлыгы белән уртаклашты клуб мөдире Алсинә Хәйретдинова.
- Агымдагы елда биш авылда мәдәният йортына капиталь ремонт ясала, шул исәптән Ишемдә дә. Республика бюджетыннан бу объектка 4 миллион сум бүлеп бирелде. «Кама ООО эшчеләре фундаментны ныгытты, пластик тәрәзәләр куйды, профнастилдан түбәсе ябылды, коммуникация үткәрелде, канализация ясадылар, яңа электр җиһазлары монтажланды,-дип хәбәр итте муниципаль район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин.
Ишемдә яшәүчеләр шушы яңа объект өчен республика һәм район җитәкчелегенә, җирле үзидарәгә рәхмәтле.
Авылдан йорт сатып алып бездә төпләнеп калырга теләүчеләр дә бар. Авылны торгызуның башлангычы бар дип ышанабыз, өмет-хыяллар белән яшибез, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев