Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Капремонт

Яхшы стимул булачак

Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауның максатчан республика программасының гамәлгә керүенә икенче ел китте. Бөтен республикада яңа уку елына утыз яки аннан артык ел төзелгән 169 гомумбелем бирү мәктәпләре, шул исәптән Кама Тамагы татар урта мәктәбе дә төзекләндереләчәк. Әлеге эшнең подрядчысы - Апасның «Альтаир 1» ООО. Бүген мәктәпнең түбәсе тулысынча алыштырылган. Хәзер...

Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауның максатчан республика программасының гамәлгә керүенә икенче ел китте. Бөтен республикада яңа уку елына утыз яки аннан артык ел төзелгән 169 гомумбелем бирү мәктәпләре, шул исәптән Кама Тамагы татар урта мәктәбе дә төзекләндереләчәк. Әлеге эшнең подрядчысы - Апасның «Альтаир 1» ООО.
Бүген мәктәпнең түбәсе тулысынча алыштырылган. Хәзер бинаның стенасын фасад плитәсе белән тышлау эше алып бара. «Бинаны тышлау өчен генә дә 4 миллион сумлык плитә сатып алынды, - ди прораб Айрат Бохараев. - Бригадада 8 кеше эшли. 1 сентябрьгә кадәр төгәлләү өчен эш өзеклекләрсез алып барыла. шулай ук икенче каттагы барлык тәрәзәләрне пластикка алыштырасы бар».
Төзекләндерелгән, матурланган мәктәп укытучыларга да, укучыларга да яхшы стимул булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X