Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман чибәрен – һәр йортка

Урман чибәреннән башка нинди Яңа ел булсын ди? Өйләрендә чыршы бизәргә теләүчеләрнең кайсы аны базарда сатып ала, кайберләре исә аны законсыз рәвештә урманнан кисеп кайта. Олы Кариле урманчылыгы җитәкчесе Азат Хикмәтуллин әйтүенчә, быел аерым кешеләр тарафыннан чыршы һәм наратларны законсыз кисү очраклары теркәлмәгән. Узган елда мондый бер очрак теркәлгән, гаепле...

Урман чибәреннән башка нинди Яңа ел булсын ди? Өйләрендә чыршы бизәргә теләүчеләрнең кайсы аны базарда сатып ала, кайберләре исә аны законсыз рәвештә урманнан кисеп кайта.

Олы Кариле урманчылыгы җитәкчесе Азат Хикмәтуллин әйтүенчә, быел аерым кешеләр тарафыннан чыршы һәм наратларны законсыз кисү очраклары теркәлмәгән. Узган елда мондый бер очрак теркәлгән, гаепле кешегә административ штраф салынган. Бәйрәмнәр алдыннан дүрт кеше составындагы урманчылар урман массивларын даими тикшереп, контрольдә тота. - «Урман чибәрләре»нең аерым партиясен райпо кибетләрендә сатуны оештырдык, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына, мәктәпләр һәм мәдәният йортлары өчен үзләре урманга барып, агачны сайлап алу һәм кисүне оештырдык, - ди Азат Сәлим улы. Тагын бер тапкыр шуны искә төшерәсе килә: агачларны законсыз кисү икеләтә зыян китерә: табигать зарар күрә, тәртип бозучы үзе дә штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев