Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урында хәл итү мөмкин

Күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен ТРда Росреестр идарәсенә генә түгел, кадастр палатасына да мөрәҗәгать итәргә була. Гражданнарда күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен Татарстан Республикасында Росреестр идарәсенә яки кадастр палатасын сайлау мөмкинлеге барлыкка килгәннән соң ике ел үтеп китте. Нәкъ менә 2010 елның 17 октябрендә кадастр палатасы (ТРда «Росреестр ФКП» ФГБУ филиалы) гариза...

Күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен ТРда Росреестр идарәсенә генә түгел, кадастр палатасына да мөрәҗәгать итәргә була.
Гражданнарда күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен Татарстан Республикасында Росреестр идарәсенә яки кадастр палатасын сайлау мөмкинлеге барлыкка килгәннән соң ике ел үтеп китте. Нәкъ менә 2010 елның 17 октябрендә кадастр палатасы (ТРда «Росреестр ФКП» ФГБУ филиалы) гариза бирүчеләргә җайлы булсын өчен күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве һәм аның белән алыш-бирешне башкару һәм ЕГРПда мәгълүматлар бирүгә документлар кабул итү һәм бирү вәкаләтләре бирелгән иде.
Башта 2010 елда Татарстан Росреестр кадастр палатасына әлеге вәкаләтләрне биргән РФның алты субъекты составына кертелгәч, әлеге хезмәт гариза бирүчеләргә эксперимент кысаларында бирелде. 2011 елның июленнән исә югарыда телгә алынган вәкаләт Татарстан Республикасында кадастр палатасына Росреестр боерыгы белән ныгытылды. Шулай итеп, гариза бирүче ТРда Росреестр идарәсенә яки кадастр палатасына мәрәҗәгать итә ала.
Гражданнар арасында әлеге хезмәтнең никадәр таләп ителгәнлеге хакында саннар буенча фикер йөртергә була: эксперимент башында кадастр палатасы гариза бирүчеләрдән күчемсез милек рәсмиләштерүгә бәйле документларның гомуми саныннан 15 проценттан артыгын кабул итеп биргән булса, 2011 елда - 30 процентка якын, агымдагы елда инде әлеге мөнәсәбәт иллегә илле. Ягъни гражданның бер өлеше алдагыча ук күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән алыш-бирешне дәүләт теркәве һәм ЕГРПдан мәгълүматлар алу өчен ТРда Росреестр идарәсенә һәм аның өстәмә пунктларына, икенче өлеше кадастр палатасына мөрәҗәгать итә.
Бу вакытта гариза бирүчеләр идарәнең Казандагы үзәк офислары һәм өстәмә пунктларына гына түгел, идарә һәм кадастр палатасының республика районнарында урнашкан территория бүлекләрен дә сайлый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев