Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул моңа лаек!

Мартның өченче якшәмбесендә коммуналь хезмәт өлкәсендә эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Ил Президентын сайлау сәбәпле, республика дәрәҗәсендәге тантаналы чара 22 мартка күчерелде. Бу көнне республика премьер-министры Алексей Песошин коммуналь хезмәт өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» АҖ мастеры Данир Айтуганов та бар иде, ул Коммуналь өлкәнең атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Данир Айтуганов Бәби авылында туган, үзенең хезмәт юлын XXII партсъезд исемендәге колхозда башлый, күп тә үтми, район үзәгенә күченеп килә һәм ТКХ МППга сакчы булып урнаша.  Бер айдан Данир Баһрам улы суүткәргеч челтәрләре слесаре вазифасына күчерелә, ә биш елдан предприятиенең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы мастеры итеп билгеләнә һәм инде унсигез ел әлеге вазифада хезмәт куя. Эшләү белән бер үк вакытта Данир Баһрам улы, профильле булмаса да, югары белем ала, бу аның яңа белем һәм һөнәрләрне үзләштерү сәләтенә ия булуын тагын бер тапкыр дәлилли.

Аның предприятиедә гомуми эш стажы 22 ел. Кама Тамагында Данир Айтугановны белмәгән кеше юктыр. Әгәр йортта су булмаса, бөтен өмет Данир Баһрам улы бригадасында була.

– Ул үз бурычларын югары профессиональ дәрәҗәдә намус белән башкара, еш кына аның инициативасы килеп туган проблемаларны тизрәк һәм сыйфатлырак хәл итәргә ярдәм итә, - ди предприятие җитәкчесе Илнур Гыйльманов. - Район үзәгенең суүткәргеч челтәре участоклары төрле елларда төзелгән. Җитәкчеләр, слесарьлар алышынган, документлар һәрвакытта да тулысынча сакланмаган һәм тәҗрибәле мастерларның белемнәре еш кына иске линияләрнең сафтан чыккан урыннары турында бердәнбер ышанычлы мәгълүмат булып тора.

Данир Айтуганов иске линияләрдәге төзек булмаган урыннарның кайдалыгын белеп кенә калмый, ул слесарьлар белән бергә барлык өзеклекләрне, аварияләрне бетерә, сафтан чыккан суүткәргеч торбаларны алыштыра. Нәкъ менә ул линияләрнең иң проблемалы участокларын ачыклый һәм аларны ремонт эшләре планына кертә.

Мастерның намуслы хезмәте берничә тапкыр Кама Тамагы муниципаль районы Советы, ТР Газлаштыру фондының төп учреждениесе, фондның капиталь төзелеш идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бүләкләре белән билгеләп үтелде.

– Данир Баһрам улы су-канализация хуҗалыгы мастеры вазыйфаларын эшне белеп башкара, – ди предприятиенең ПТО җитәкчесе Раил Шаһиев. - Аның эше – суүткәргеч челтәрләренә хезмәт күрсәтү, алар бүген Кама Тамагы һәм Тенеш бистәләрендә 52 километр, канализация челтәрләре – 6 километрдан артык. Аварияләр булса, Данир Баһрам улы бригада белән кыска вакыт эчендә барлык кимчелекләрне бетерә. Теләсә нинди һава торышында һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ул бригада белән ремонт эшләре таләп ителгән объектларга чыга. Катлаулы хәлләрдә дә тиз эш итә һәм дөрес карарга килә, эшчеләргә төгәлсезлекләрне бетерү өчен аларны үтисе генә кала.

– Данир Баһрам улы яхшы белгеч кенә түгел, искиткеч хезмәттәш тә, – дип сөйлиләр аның турында предприятиедә. - Ул тыйнак, эш сөючән, теләсә нинди мәсьәләдә һәрвакыт ярдәм кулы суза.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан бүләкләнүгә тагын биш эшче һәм предприятие белгече тәкъдим ителгән. «Таткоммунэнерго «РПО» АҖның Мактау грамотасы белән авария-тергезү эшләре слесаре Андрей Гарипов, Рәхмәт хаты белән ПТО җитәкчесе Раил Шаһиев билгеләп үтелде. Муниципаль район Советының Мактау грамоталары – предприятиенең машина йөртүчесе Илгиз Гариповка, БОС лаборанты Александр Никаншинга, Рәхмәт хаты котельнаяларга хезмәт күрсәтү буенча оператор Илнур Миңнуллинга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев