Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре

Апасның янгынга каршы хезмәте отрядының Каратал авылындагы аерым посты җитәкчесе Р. Зиннәтуллин, бүлекчә командиры И. Сафин, транспорт йөртүче Р. Һадиев, янгын сүндерүче Р. гыймадиев күптән түгел Иске Казиле урта мәктәбе дирекциясе ярдәмендә «Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре» курсы буенча ачык дәрес үткәрде. Дәресне ОБЖ укытучысы ачып җибәрде. Ул курсның әһәмияте турында...

Апасның янгынга каршы хезмәте отрядының Каратал авылындагы аерым посты җитәкчесе Р. Зиннәтуллин, бүлекчә командиры И. Сафин, транспорт йөртүче Р. Һадиев, янгын сүндерүче Р. гыймадиев күптән түгел Иске Казиле урта мәктәбе дирекциясе ярдәмендә «Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре» курсы буенча ачык дәрес үткәрде.
Дәресне ОБЖ укытучысы ачып җибәрде. Ул курсның әһәмияте турында кыска гына сөйләп үтте. Пост бүлеге җитәкчесе укучыларга ТРда янгын сагы һәм Каратал авылында аерым пост булдыру тарихын сөйләде. Хезмәткәрләр янгын сүндерүнең техник коралланышын күрсәтте. Суны ничек бирү, ут сүндергеч белән эш итү, бина конструкциясенә коткару җебе беркетү, сугышчан киемне киюне күрсәтте. Укучылар хезмәтне саклау буенча кыска инструктажтан соң югарыда санап үтелгән чараларда үз көчләрен сынап карады. Ачык дәрес дустанә, актив шартларда үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев