Таучылар династиясеннән
Рөстәм Мөбәрәкшин хезмәт эшчәнлеген әти-әнисе кебек үк Кама Тамагы гипс руднигында башлап җибәрә. Әтисе - Альберт Баһрам улы 2006 елдан предприятиенең техник директоры булып эшли, рудникта слесарь булып башлаган, карьера баскычыннан баш инженер вазыйфасына кадәр күтәрелгән. Әнисе - Румия Камил кызы тау мастеры. Хәер, дәү әтисе һәм дәү әнисе дә...
Рөстәм Мөбәрәкшин хезмәт эшчәнлеген әти-әнисе кебек үк Кама Тамагы гипс руднигында башлап җибәрә.
Әтисе - Альберт Баһрам улы 2006 елдан предприятиенең техник директоры булып эшли, рудникта слесарь булып башлаган, карьера баскычыннан баш инженер вазыйфасына кадәр күтәрелгән. Әнисе - Румия Камил кызы тау мастеры. Хәер, дәү әтисе һәм дәү әнисе дә гомерләрен гипс руднигына багышлаганнар. Рөстәм - данлы династия дәвамчысы. Рудник урта мәктәбен тәмамлагач, И.И. Ползунов исемендәге Урал дәүләт тау-металлургия көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлагач,туган предприятиесенә кайта. Ул белгечлеге буенча сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау белгече. Рөстәм эшенең ошавын әйтте. Максатка омтылучан егет читтән торып Урал дәүләт тау унивеситетында да белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев