Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер кат сәламәтлек турында

Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.

Районыбызның туган якны өйрәнү музеенда "Сәламәтлегем үз кулымда" дип исемләнгән темага эчтәлекле чара булды. Программа табышмаклар, тизәйткечләр әйтү, мавыктыргыч физик күнегүләр ясау, шигырьләр уку, викторина сорауларына җаваплар бирү, уеннар белән үрелеп барды.
Музейга кунак булып килгән Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 А сыйныф укучылары һәрбер уенда актив булдылар. Алар үз фикере белән уртаклашты. Һәр дөрес җавап өчен алар өлкәннәрдән мактау сүзләре ишетте.
Әлеге чараны оештырган һәм безгә бәйрәм бүләк иткән музей директоры Ирания Сәгъдиевага һәм музей хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиевага зур рәхмәтебезне җиткерәбез, тагын очрашулар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев