Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстәмә түләү алучы укучылар һәм студентларга

Картлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсиягә өстәмә федераль социаль өстәмә алучы укучылар һәм студентлар эшкә урнашу һәм түләүле практика үтү турында Пенсия фондына мәгълүмат бирергә тиеш. Закон нигезендә федераль социаль өстәмә түләү пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбән керем алучы эшләмәүче пенсия алучыларга билгеләнә. Эшкә урнашкан очракта социаль өстәмә алучы эшкә...

Картлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсиягә өстәмә федераль социаль өстәмә алучы укучылар һәм студентлар эшкә урнашу һәм түләүле практика үтү турында Пенсия фондына мәгълүмат бирергә тиеш. Закон нигезендә федераль социаль өстәмә түләү пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбән керем алучы эшләмәүче пенсия алучыларга билгеләнә. Эшкә урнашкан очракта социаль өстәмә алучы эшкә кергән айда бу хакта Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итәргә тиеш. Бу очракта укучы яки студентка пенсиягә өстәмә түләү вакытлыча туктатыла. Хезмәт эшчәнлеге туктатылгач, өстәмә түләүне торгызу өчен Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр пенсия алучы эшкә урнашу турында хәбәр итми икән, нәтиҗәдә аңа эшләгән чорда алган өстәмә түләү суммасын кире кайтарырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев