Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сорылар сарыларны кыралар

Такси чынлыкта уңайлы, куркынычсыз, җәлеп итүчән һәм танырлык булырга тиеш. Шакмак йөртүчеләрне моңа конкуренция мохите этәрергә тиеш. Бүген районда машина-таксилар әлеге бәядән бик ерак тора. Аларның күпчелеге танылу билгеләреннән башка соры схема буенча эшли. «Бомбила»лар тизлек режимын да үтәми. Соры таксистлар парковка кагыйдәләре турында да уйлап тормый. Иртән «Салават күпере»...

Такси чынлыкта уңайлы, куркынычсыз, җәлеп итүчән һәм танырлык булырга тиеш. Шакмак йөртүчеләрне моңа конкуренция мохите этәрергә тиеш.
Бүген районда машина-таксилар әлеге бәядән бик ерак тора. Аларның күпчелеге танылу билгеләреннән башка соры схема буенча эшли. «Бомбила»лар тизлек режимын да үтәми. Соры таксистлар парковка кагыйдәләре турында да уйлап тормый. Иртән «Салават күпере» балалар бакчасы янында клиентка ярарга тырышып, алар капкага диярлек терәлеп туктый, балаларын бакчага китерүче ата-аналар бакча территориясенә керү өчен аларны көтеп торырга мәҗбүр. ТРның 77нче законы 10.10 маддәсе нигезендә таксиларның ян ишекләрендә шакмаклар булырга тиеш. шулай ук машина түбәсендә сары төстәге танылу фонаре булырга тиеш. Машинага шулай ук таксометр куелырга тиеш. Законны бозган өчен административ җаваплылык физик затлар өчен 5 мең сум, юридик затларга - 30 мең сум.
Әмма әлегә безнең сорылар законлы сарыларга рәсмиләшергә ашыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев