Җәмгыять

Чүп-чардан арынабыз

Без алдан хәбәр иткән идек инде, хәзер ишек алларын тәртипкә китерү, урамнарны чүп-чардан арындыру өчен иң кулай вакыт.

Муниципаль район торак пункт территорияләрен санитар чистарту, аларны санитар-эпидемиологик һәм экологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү максатларында, ТР Министрлар кабинеты күрсәтмәсен үтәп, башкарма комитет җитәкчесе карары белән 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар- экологик ике айлык игълан ителде. Эшне координацияләү уңаеннан оператив штаб төзелде. Штаб җитәкчесе Газинур Габидуллин сүзләренә караганда, бу чорда күп эш планлаштырыла.

21 апрель- Бөтенроссия экология өмәсендә тагын да күләмлерәк чаралар үткәреләчәк. "Бу атнада нәрсәләр эшләнеләчәк?"-дигән сорау белән Газинур Габидуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Территория һәм урамнар каты көнкүреш калдыкларыннан чистартылачак, баганалар акланачак. Май бәйрәмнәренә барлык торак пунктлар чиста һәм матур булырга тиеш.


Нет комментариев