Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очрашу шатлыклары...

Бергә укыган, белем һәм тәрбия алган сабакташлар, аларның мөгаллимнәре белән, бер җирдә туып-үскән, туган як, туган туфрак уртак булган авылдашлар белән очрашу шатлыкларын кичермәгән кеше юктыр ла ул бу дөньяда! Очрашу, күрешүләр бер генә мизгел, кыска вакыт аралыгында гына булса да, гомергә онытылмаслык булып, күңелнең бер почмагында үз урынын ала...

Менә шушы очрашуларны оештыручы, башлап йөрүче кешеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтеп башлыйсым килә бу язмамны, чөнки сабакташлар, авылдашлар белән очрашуларны минем үземә дә оештырырга туры килде. Әлбәттә, ул зур көч, сабырлык, вакыт таләп итә торган эш. Бу чараны оештыручының хезмәт вазыйфасы бер ай алдан ук, очрашу турында хәбәр итүдән башлана һәм чара тәмамлангач та берничә көнгә сузыла.
Бу юлы да мин чакыру хәбәрен Каратал авылы кызы Рәмзия Хәбибуллинадан алдым. Аларның быел Иске Казиле урта мәктәбен тәмамлауларына 30 ел! Бу мәктәптә алар алты авылдан (Бишалаб, Атабай, Каратал, Иске Казиле, Көрәле, Балчыклы) йөреп укыдылар.
Очрашуны төп оештыручы Рәмзия һәм Көрәле авылы егете Рафаэль Бәдретдиновка без, мөгаллимнәр, сыйныфташлары чын күңелдән тагын бер кат рәхмәтле!
Аны Иске Казиле урта мәктәбе директоры Халит Гыйлметдинов ачып җибәрде. Аннан соң сүзне сыйныф җитәкчеләре, үзем һәм Нәгыймә Биккенина, фән укытучылары Роза һәм Габдулла Мәннаповлар алды. Үз чиратында элеккеге сыйныфташлар да үзләренең борчу-шатлыклары, уй-фикерләре белән уртаклашты. 30 ел узган - сөйләр сүзләр аз түгел, әлбәттә.
Быелгы очрашуга мәктәпне тәмамлаганнарның тугызы килгән. Гатауллина Рәмзия, Гимадиева Илзирә, Гимранов Илдар, Исламова Зөһрә, Сабирова Гөлинә, Хәйруллин Эльбрус, Хисмәтов Рәис һәм, әлбәттә, Рәмзия белән Рафаэль.
1982 елны алар мәктәпне 38 кеше - 19 егет һәм 19 кыз тәмамлаган. Бүген икесе мәрхүм. Урыннары җәннәттә булсын! Ә калганнарының барысы да бу дөньяда үз урыннарын табып, бер дигән итеп яшәп ятучы әтиләр, әниләр. Берсе инде дәү әти дә булырга өлгергән! Алга таба да саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш белән яшәргә язсын!
Очрашу табигать кочагында, күңелле чәй өстәле артында дәвам итте. Мәктәпне тәмамлауларына 35 ел тулгач та очрашырга сүз куештылар, берүк шатлык белән күрергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев