Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Намус белән хезмәт итү

Биш ел дәвамында районыбызның призыв яшендәге яшь егетләре хәрби хезмәткә Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге дустанә мөнәсәбәтләр булдырылган 58172нче хәрби частендә Кораллы Көчләр сафында хезмәт итә.

Быел килешү вакыты бетә һәм аны озайту өчен ноябрьнең беренче көннәрендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Газинур Габидуллин һәм ТР Хәрби комиссариаты Кама Тамагы муниципаль район бүлеге җитәкчесе Дамир Сергеев хәрби частькә барып кайтты. Биредә районыбыздан биш солдат хезмәт итә. Аларга район хакимияте исеменнән бүләкләр - солдат җыелмасы тапшырылды, шулай ук алар үтенече буенча өй кинотеатры куелды, әлбәттә инде, туган якларыннан җылы сәламнәр тапшырылды.
Контрактны тагын биш елга озайту уңай хәл ителде һәм хәзер хәрби хезмәткә чакырылучыларның бер өлеше хәрби бурычларын үтәү өчен Ногинск шәһәренә җибәреләчәк, дип ышанып әйтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев