Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милли кухня көне

27 майга кадәр Татарстанның җәмәгать туклануы предприятиеләрендә республикада яшәүче халыкларның милли кухня көне үткәрелде. Күп еллар дәвамындагы Татарстан тарихы, милли традицияләр, милли кухняларның оригинальлеген безнең көннәргә кадәр сакларга ярдәм итте. 21 майда районыбызның аш пешерүчеләре, кондитерлары һәм камыр осталары бу датага багышлап мулдан ризыклар әзерләгән иде. Бездә бик тәмле пешергәннәрен...

27 майга кадәр Татарстанның җәмәгать туклануы предприятиеләрендә республикада яшәүче халыкларның милли кухня көне үткәрелде. Күп еллар дәвамындагы Татарстан тарихы, милли традицияләр, милли кухняларның оригинальлеген безнең көннәргә кадәр сакларга ярдәм итте.
21 майда районыбызның аш пешерүчеләре, кондитерлары һәм камыр осталары бу датага багышлап мулдан ризыклар әзерләгән иде. Бездә бик тәмле пешергәннәрен беләбез, осталарны мактарлык сүзләр дә җиткереп булмый. "Уют+"ООО өлкән камыр остасы Кадрия Хәмидуллина сүзләренә караганда, һәр көнне 50дән артык төрдәге пешкән ризык сатуга чыга, өстәп бәйрәмнәргә һәм мәҗлесләргә дә пироглар пешерәләр. Сургут, Испания, Төркия һәм Казанга заказ белән чәк-чәк пешереп җибәргәннәр. Татлы милли ризыкны авыз иткәннән соң телефоннан әзерләү серләрен яки рецептын да сорыйлар икән. Кош теле, токмач, чәк-чәкне тәмле итеп Илһамия Хәйруллина әзерли.
"Чайка" кафесында кооператорлар бу датага аеруча үзенчәлекле әзерләнә. "Агымдагы елда "Тавык- Кама Тамагы" дип исемләнгән махсус ризык әзерләдек. Ел саен милли кухня көнен билгеләгәндә элеккеге рецептларны да кулланабыз, зона конкурсларында катнашабыз.
Узган ел Буада технолог Екатерина Мокшина фантазия һәм иҗат өчен диплом алды. Моннан тыш, көн саен менюга милли ризыклар (өлеш, бәлеш, пәрәмәч һ.б.) кертәбез. 50 дән артык төрдә ризык пешерәбез. Ел саен алар татар ашларына басым ясап яңартылыпа",-ди "Кооператор"ООО җитәкчесе Нина Колчина. Бу көнне кафеда милли киемнәр кигән кызлар кызарып пешкән, кетердәп торган камырга төрелгән тавык боты белән сыйлады. Аны өлкән пешекче Светлана Суханова әзерләгән. Сез дә заказ биреп карагыз, үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев