Җәмгыять

Красновидово мәктәбендә чираттагы хәйрия ярминкәсе

Красновидово мәктәбендә чираттагы хәйрия ярминкәсе уздырылды. Бу юлы ул Игелек атнасына багышланган иде. Балалар бик тиз ризалашты һәм дәресләр тәмамлангач коридордагы өстәлләрдә төрле тәм-томнар, кулдан ясалгән әйберләр пәйда булды. Укучылар сатучы ролен оста башкарды һәм сатып алучылар да күп иде: балалар үзләре, укытучылар, әти-әниләр һәм мәктәп кунаклары - татар теле...

Красновидово мәктәбендә чираттагы хәйрия ярминкәсе уздырылды.

Бу юлы ул Игелек атнасына багышланган иде. Балалар бик тиз ризалашты һәм дәресләр тәмамлангач коридордагы өстәлләрдә төрле тәм-томнар, кулдан ясалгән әйберләр пәйда булды. Укучылар сатучы ролен оста башкарды һәм сатып алучылар да күп иде: балалар үзләре, укытучылар, әти-әниләр һәм мәктәп кунаклары - татар теле укытучыларының РМОда катнашучылары. Җыелган бар акча алдгыча ук Руслан Сметанинны дәвалауга тотылачак.


Нет комментариев