Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Килешүләргә кул куелды

2 апрельдә "Бердәм Россия" ВПП ТРО секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өч министрлык: ТР сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт министрлыклары белән килешүләргә кул куйды. Ул партия проектларын гамәлгә кую моңа этәргеч булды диде. Алар арасында "Диабет көн"нәре үткәрү, глюкометрлар белән тәэмин итү, яңа перинаталь үзәк проекты...

2 апрельдә "Бердәм Россия" ВПП ТРО секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өч министрлык: ТР сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт министрлыклары белән килешүләргә кул куйды. Ул партия проектларын гамәлгә кую моңа этәргеч булды диде.

Алар арасында "Диабет көн"нәре үткәрү, глюкометрлар белән тәэмин итү, яңа перинаталь үзәк проекты һәм төзелеше, ветераннар өчен палаталар төзекләндерү, физкультура-савыктыру комплекслары төзелеше, "Ишек алды тренеры" проекты, урам мәдәнияты фестивале уздыру, китапханәләр фондын комплектлау, аларны интернетка тоташтыру, "Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе" порталын үстерү һәм башкалар бар.

Исегезгә төшерәбез, республика министрлыклары белән бу икенче килешү инде. Февральдә "Бердәм Россия" белән уртак проектлар турында ТР мәгариф, экология, социаль яклау министрлыклары белән килешүгә кул кеулган иде. Әлеге проектлар гамәлгә куела башлады инде, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" ВПП ТРО мәгълүмат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев