Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда яшәп, район тарихын өйрәнәләр

Анападан кайткан укучыларны вокзалда каршыладык. Анапага алар Бөтенроссия конференциясендә катнашу өчен барганнар. Конференциянең исеме - "Яшьлек һәм фән". Бик уңышлы булган барулары: призлы урыннар, Мактау кәгазьләре, бүләкләр.

Шулай Казанның 68нче мәктәпнең "Балкыш" дип аталган фәнни җәмгыяте 2004 елдан бирле ел саен төрле шәһәрләрдә уңыш җыеп кайта.
Сигез ел буена укучыларның фәнни эшләре беләнТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксына. Кызыксына гына түгел, тоткарлыклар белән көрәшергә дә булыша.
"Балкыш" әгъзалары физика, математика, телләр, биология, информатика фәннәрен өйрәнәләр. Бик нечкәләп туган як тарихын да күзәтәләр.
Конференцияләрдә Кама Тамагы районының тарихына караган эшләр бик күпләрне сокландыра. Бер тема өстендә берничә укучы эшли һәм шул докладны төрле аудиторияләргә тәкъдим итә.
"Халитовларның биш гасырлык тарихы", "Казан университетында дүрт буын" (Олы Карамал кешеләре турында) дигән тема өстендә озак кына эшләделәр.
"1920-21 еллардагы ачлык" темасын барлаганда укучылар Бәки авылына кагылышлы материалларга таяндылар.
Безнең җирлектәге дворяннар (Лев Толстой, Лаптев, Деларю) турындагы Ибәтуллова Алинә докладының исеме дә "Вакыт җавап бирә.." дип атала. Анда Чырныш, Лаптевка, Каратай авылларына кагылышлы кызык материаллар бар.
Авылларның сүнүе дә борчый укучыларны. Аның сәбәпләрен алар шәҗәрәләрне тикшереп аңлатып та бирәләр.
Кайдан, нинди материалларга таянып язалар фәнни эшләрен укучылар? Ә булышчы - туган як тарихын өйрәнүче Роза Хәмитова. Ул үзе тумышы белән Кама Тамагы районыннан, үзе китаплар да язып, бастырып чыгара, икенче туган якны өйрәнүче Сункишев әсәрләрен дә тәкъдим итә.
68 нче мәктәп директоры Энҗе Миңнур кызы Ибәтуллина да Кама Тамагы районы Иске Барыш авылы мәктәбе белән якыннан таныш. Чит түгел аңа Кама Тамагы дигән исем.
Уңыш үзеннән үзе генә килми. Укучыларның эше фәнни җитәкче, мәктәпнең җитәкчеләренә дә нигезләнә.
Бигрәк тә, "Балкыш" җитәкләгән Хәмидуллина Ирина Викторовнаның эшенә игътибар итәсе килә. Аның акыл, рухи көче укучыларны алга этәрә, уңышларны якынайта.
68 нче мәктәп, "Балкыш" Кама Тамагы якташларын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X