Кама Тамагында һава температурасы 7 градуска кадәр түбән төшә
Җәмгыять

Кама Тамагында һава температурасы 7 градуска кадәр түбән төшә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көн дәвамында бүген вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак....

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Көн дәвамында бүген вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

14 ноябрьгә каршы төндә сизелерлек суыта - һава температурасы 7 градуска кадәр түбән төшә. Кар ява, юлларда бозлавык хасил була.


Нет комментариев