Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында да булды

Балаларның юлларда имгәнүен һәм юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү максатларыннан Кама Тамагының “Салават күпере” балалары бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүче балалар “Иминлек учлары” акциясендә катнашты.

Полиция хезмәткәрләре белән аралашканда, балалар уен формасында җәяүлеләргә урамда хәрәкәт итү кагыйдәләре, “җәяүле”, “юл аркылы чыгу” төшенчәләре, “Игътибар, балалар” юл билгеләре белән таныштылар, «Сакла» мәгълүмати порталыннан мульфильм карадылар һәм машина йөртүчеләр өчен “Иминлек учлары” ясадылар.

Балалар чарада актив катнашты, автомобильчеләргә һәм җәяүлеләргә үзара итагатьле булу турында теләкләр яздылар, аннары олылар белән бергә машина йөртүчеләргә “Иминлек учлары”н өләштеләр, аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозмауларын һәм нәни җәяүлеләргә игътибарлы булуларын үтенделәр.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев