Искә алып
Җәмгыять

Искә алып

Кичә район үзәгендә сугышчан гамәлләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыккан иде. Яңа ел алдыннан һәйкәл ачылышына солдатлар батырлыгын искә алырга Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әфганчылар, аларның ата-аналары, укучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, район хезмәте җитәкчеләре килгән иде. Чараны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев ачып, яхшы идеяләре өчен...

Кичә район үзәгендә сугышчан гамәлләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыккан иде.

Яңа ел алдыннан һәйкәл ачылышына солдатлар батырлыгын искә алырга Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әфганчылар, аларның ата-аналары, укучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, район хезмәте җитәкчеләре килгән иде. Чараны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев ачып, яхшы идеяләре өчен рәхмәтен җиткерде. Кызыл канәферләр сугышчылар каны төсле һәйкәлне бизәп калды.


Нет комментариев