Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалидлар көч сынашты

Шимбә Яшел Үзәндә Татарстан инвалидларының беренче спартакиадасы кысаларында ярыш үткәрелде.

Аларда районыбыздан биш спортчы катнашты. Команданы район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева озата барды. Бу юлы ишетү, күрү сәләте начар булган һәм терәк аппараты бозылган инвалидлар көч сынашты. Начар ишетүчеләр өчен кул көрәшендә районыбыз вәкиле Хәләлетдин Гыймадиев 70 килограмман артык үлчәү авырлыгында беренче урынны алды. Александр Зубарев өстәл теннисы һәм шахмат буенча икенче урыннарны алды һәм ирекле көрәштә иң яхшысы булды. Федор Чичеров шашка ярышында икенче урынны яулады. Декабрьдә Хәләлетдин Гыймадиев һәм Александр Зубарев Казан спорт сараенда үткәреләчәк спартакиаданың өченче этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев