Игътибар үзәгендә – балалар
Февраль аенда булган фаҗигале вакыйгалардан соң мәктәпкә бару һәм кайту юлында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү ата-аналар һәм укытучылар коллективларының төп темасы һәм кайгыртуына әверелде. 26 февральдә Кама Тамагы урта мәктәбендә дә шул уңайдан гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда полициянең участок уполномоченные Марат Садруллин катнашты. Башлангыч мәктәп укучыларын ата-аналар мәктәпкә кадәр...
Февраль аенда булган фаҗигале вакыйгалардан соң мәктәпкә бару һәм кайту юлында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү ата-аналар һәм укытучылар коллективларының төп темасы һәм кайгыртуына әверелде.
26 февральдә Кама Тамагы урта мәктәбендә дә шул уңайдан гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда полициянең участок уполномоченные Марат Садруллин катнашты. Башлангыч мәктәп укучыларын ата-аналар мәктәпкә кадәр озатырга һәм дәрестән соң каршы алырга тиеш. Һәр ата-ана баласының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен имза куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев