Хуш, Рамазан!
Җәмгыять

Хуш, Рамазан!

30 июль, Гает бәйрәменең өченче көнендә, район үзәгендә яшәүче мөслимәләр изге Рамазан аен озату нияте белән Аллаһы Тәгалә йорты - Җәмигъ мәчетенә җыелды. Бергәләп өйлә намазын укыгач, алар бәйрәмчә әзерләнгән табын артында Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен укып, салават әйтте, илгә-көнгә тынычлык теләп дога кылды. Очрашуны Нурания абыстай оештырды. «Ураза аенда...

30 июль, Гает бәйрәменең өченче көнендә, район үзәгендә яшәүче мөслимәләр изге Рамазан аен озату нияте белән Аллаһы Тәгалә йорты - Җәмигъ мәчетенә җыелды.

Бергәләп өйлә намазын укыгач, алар бәйрәмчә әзерләнгән табын артында Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен укып, салават әйтте, илгә-көнгә тынычлык теләп дога кылды. Очрашуны Нурания абыстай оештырды. «Ураза аенда Аллаһы Тәгалә безне сыный, иман-ихласыбызны арттырырга мөмкинлек бирә. Киләсе елларда да Рамазан аена җитеп, уразалар тотып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын. Кылган изге гамәлләребез кабул булып, Раббыбыз әҗер-савапларын бу дөньяда да, ахирәттә дә насыйп әйләсен,» -диде ул йомгаклап


Нет комментариев