Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәзерге тормыштан бик канәгать

Мин Хәлиуллина Разия (хәзер Хәсәнова) Хәйрулла кызы 1940 елның бер матур аяз көнендә 1 июньдә Каратал авылында дөньяга килгәнмен. Әти белән әнинең дүртенче шатлыклары булганмын. Ләкин бу шатлык әти белән әни өчен озакка бармаган. 1941 елда сугыш башлана. Әтиемне сугышка алалар. Без шул көннән башлап, дүрт бала, әни карамагында калганбыз....

Мин Хәлиуллина Разия (хәзер Хәсәнова) Хәйрулла кызы 1940 елның бер матур аяз көнендә 1 июньдә Каратал авылында дөньяга килгәнмен.
Әти белән әнинең дүртенче шатлыклары булганмын. Ләкин бу шатлык әти белән әни өчен озакка бармаган. 1941 елда сугыш башлана. Әтиемне сугышка алалар. Без шул көннән башлап, дүрт бала, әни карамагында калганбыз. Ул вакытта миңа нибары бер яшь кенә була. Мин ул вакыттагы ачлык ның да, ялангачлыкның да нәрсә икәнен белмәгәнмен. Сугышның иң авыр вакытлары безнең әниләргә туры килгән. Безне үлемнән алып калу өчен көнен-төнен белмичә әниләр хезмәт иткәннәр... Эчерек бәрәңге "кетере", кычыткан һәм бик күп төрле үләннәр белән генә булса да тукландырып, әни безне үлем тырнагыннан алып калган. Шуның өстенә, әтиебезнең үле хәбәре дә килеп төшә. Безгә әтине күрергә насыйп булмады. Без шуннан бирле гомерлеккә әтисез калганбыз. Көннәр үтә торган, тормыш дәвам иткән. Беренче класска кергәч, тормышның нәрсә икәнен аңлый башлаганмын. Башлангыч мәктәпне бетергәч, урта мәктәпне Казиле мәктәбендә укырга туры килде. Урта мәктәпне тәмамлагач, телисеңме-теләмисеңме, фермага эшкә керергә кирәк иде. Беренче эшем сарыкчылыкта башланды. Дуңгызчылыкта да, симертүдәге эре мөгезле терлекләрне карау да эләкте, эшләмәгән эш калмагандыр инде. Бөтен гомерем фермада үтте дисәм дә, дөрес булыр. Шуннан пенсиягә чыктым. Хәзер инде үзебез дә олы яшькә җиттек. Биш бала үстердек. Хәзерге көндә дүрт балам исән. Һәрберсенең үз тормышы бар. Хәзерге тормыштан бик канәгать, бары да бар. Калган гомерләрне исәнлек-саулыкта, калган балаларның рәхәтен күреп яшәргә язса иде, дигән изге теләкләрдә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев