Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә бәхете – балаларда

Баланың дөньяга аваз салуы ата-аналар, туганнар һәм якыннар өчен истәлекле һәм шатлыклы вакыйга, чөнки алар тормышыбызга ямь өсти һәм киләчәккә өмет уята. Бүген сабыйлар туу буенча уңай үзгәреш күзәтелә - әгәр элек ике бала белән генә чикләнсәләр, хәзер күпләре өченче, дүртенче һәм, хәтта, аннан күбрәк бала алып кайтырга да курыкмый....

Баланың дөньяга аваз салуы ата-аналар, туганнар һәм якыннар өчен истәлекле һәм шатлыклы вакыйга, чөнки алар тормышыбызга ямь өсти һәм киләчәккә өмет уята.
Бүген сабыйлар туу буенча уңай үзгәреш күзәтелә - әгәр элек ике бала белән генә чикләнсәләр, хәзер күпләре өченче, дүртенче һәм, хәтта, аннан күбрәк бала алып кайтырга да курыкмый.
2 августта МР башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Бу юлы ул биш әнигә - Кама Тамагыннан Эльмира Гыйлметдиновага, Анна Сороковнинага, Гөлнара Әхмәтҗановага, Красновидоводан Екатерина Сычевага, Сөйкидән Маргарита Гребневага тапшырылды. Дөньяга яңа аваз салган Егор Гребнев һәм Дилә Әхмәтҗанова гаиләдә өченче бала.
Яңа туган балаларның ата-аналарын әлеге мөһим вакыйга белән МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, район «Форпост» җитәкчесе Александр Кочетков котлап, бүләкләр тапшырды. Ата-аналарны хезмәттәшләре, дуслары һәм якыннары да котлады. ЗАГС бүлегенең баш белгече Гөлия Хәмзина гаилә мөнәсәбәтләре психологиясе һәм ана (гаилә) капиталын куллану хакында сөйләүче «Гаилә битләре» брошюра-белешмә таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев