Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй – ял вакыты

17 июльдә Яшьләр эше һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында үткәрелгән брифинг балалар һәм яшьләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, сәламәтләндерү темасына багышланган иде.

Сәламәтләндерү кампаниясенең яртысы гына үтсә дә, стационар лагерьлар эшләп торуга карамастан, балаларның ял планы барлык программа күрсәткечләр буенча 99 процентка үтәлгән. Республикада шулай ук мәктәп яны лагерьлары да эшләде. безнең районда сигез мәктәптә шундый лагерьлар оештырылып, анда 205 укучы ял итте.Бүген күп кенә муниципаль районнарда, шул исәптән безнең районда да палатка лагерьларының эшенә сораулар бар. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының да лагерьның янгынга каршы торышына карата кисәтүе бар.
Брифингта балаларның җәйге лагерьларда яшәү мәсьәләсе дә тикшерелде. Бүген муниципаль районнарда бу күрсәткеч ял итүче балалар санының чиреген тәшкил итә. Киләсе елга иминләүне юллама бәясенә кертергә уйлыйлар. Ял итүче балаларны сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү планында да стационар лагерьлар адресына дәгъвалар күп булды ( вакыты чыккан продуктлар куллану һәм кирәкле күләмдә медикаментлар һәм бәйләү материаллары булмау фактлары ачыкланды).
Балаларны җәйге каникулда эшкә урнаштыру мәсьәләсенә килсәк, республика буенча 12 меңнән артык бала эшкә урнаштырылган. Беренче чиратта социаль-авыр тормыш шартларында яшәүче балалар 100 процент эшкә урнашкан. Шул уңайдан тәнкыйтьләнгән районнар арасында безнең Кама Тамагы районы да бар иде.
Бүген балигъ булмаганнар эше комиссиясендә 2331 яшүсмер исәптә тора.
Видеоконференциядә 1-15 августта үткәреләчәк, катлаулы социаль куркыныч шартларда яшәгән балаларны ачыклау һәм ярдәм күрсәтү максатларында 1-15 августта үткәреләчәк "Яшүсмер - гаилә" операциясенең әһәмиятлелеге билгеләнде. Чыгыш ясаучылар бу операцияне үткәргәндә барлык ведомство һәм хезмәтләрнең бергәләп эшләү зарурлыгына басым ясады.
Июль, август айлары палатка лагерьлары оештыру өчен иң кулай вакыт. Бу җәйге каникулда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрне оешкан төстә, файдалы һәм сәламәт ял итүгә тарту өчен чагыштырмача кулай ысулларның берсе. Республика буенча палатка лагерьлары оештыру планы бүгенге көнгә бары тик яртылаш кына үтәлгән. Шуңа күрә уңайлы табигать зонасына урнашкан районнарга, шул исәптән безнең районга да, палатка лагерьлары оештыру мәсьәләсенә җитди карарга киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев