Фельдшер-акушерлык пункты өчен эшләнелгән яңа модульле бина тиздән Иске Казиле авылында барлыкка киләчәк. -Бүгенге көндә без подрядчыны таптык, аның белән монтаж эшләре башкаруга килешү төзелде,-ди Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев. -Подряд оешмасы вәкилләре белән берлектә мин дә Азнакайга модуль конструкциясе заводына бардым. Бинаны урнаштыру өчен урын билгеләнде, монтажлау...
Фельдшер-акушерлык пункты өчен эшләнелгән яңа модульле бина тиздән Иске Казиле авылында барлыкка киләчәк.
-Бүгенге көндә без подрядчыны таптык, аның белән монтаж эшләре башкаруга килешү төзелде,-ди Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев. -Подряд оешмасы вәкилләре белән берлектә мин дә Азнакайга модуль конструкциясе заводына бардым. Бинаны урнаштыру өчен урын билгеләнде, монтажлау өчен мәйданчык әзер. Бүгенге көндә җитештерүче заводтан конструкция кайтканны көтәбез.
Нет комментариев