Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчәкләр – ветераннарга

«Фоника Гипс» гипс эшкәртү заводы вәкилләре 7 майда үзләре шефлыкка алган ике сугыш ветеранын котлады. Алар узган елны «Торак - ветераннарга» федераль программасы буенча яңа йортка күчкән Бөек Ватан сугышында катнашкан Евдокия Александровна Федьковада кунакта булды. Сөйки авылында яшәүче тагын бер сугышта катнашучы Александр Иванович Сельский хәзер шушы ук программа...

«Фоника Гипс» гипс эшкәртү заводы вәкилләре 7 майда үзләре шефлыкка алган ике сугыш ветеранын котлады. Алар узган елны «Торак - ветераннарга» федераль программасы буенча яңа йортка күчкән Бөек Ватан сугышында катнашкан Евдокия Александровна Федьковада кунакта булды. Сөйки авылында яшәүче тагын бер сугышта катнашучы Александр Иванович Сельский хәзер шушы ук программа буенча уңайлыклары булган яңа фатир алып, Куйбышев Затонда яши. ике ветеранга да бүләккә 5000 сумлык азык-төлек җыелмасы, 5000 сум күләмендә акчалата пособие һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ исемлегендә быел 32 ветеран исәпләнә. Алар арасында дүртесе - Антонина Ивановна Евсеева, Екатерина Ивановна Демидова, Николай Иванович Уртяков һәм Андрей Васильевич Пронягин Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Калган 28 кеше - берсе концлагерь тоткыны, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышчан гамәлләрдә катнашучылар. Аларның барысына да 9 майда үз предприятиеләре бәйрәм бүләге сыйфатында азык-төлек җыелмасы тапшырды. Район кулланучылар җәмгыяте элеккеге хезмәттәшләре сугышта катнашучылар Анастасия Петровна Утеева һәм Александра Кондратьевна Хамкинага бүләк әзерли. Соңгысын күптән түгел райпо хезмәткәрләре 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X