Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу хезмәтне саннар белән үлчәп булмый

Социаль хезмәткәрләр эшен тонналарда, данәләрдә яки километрларда үлчәп булмый. Ул һәр хезмәткәрнең кешелеклелек сыйфатына, шәфкатьлегенә, игелегенә, әдәплегенә бәйле. Районда яшәүче 8 меңгә якын кешегә социаль ярдәм күрсәтелә, бу район халкының 48%ын тәшкил итә. Безнең районда өлкәннәргә, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ташламалар, гарантияләр һәм социаль хезмәтләр...

Социаль хезмәткәрләр эшен тонналарда, данәләрдә яки километрларда үлчәп булмый. Ул һәр хезмәткәрнең кешелеклелек сыйфатына, шәфкатьлегенә, игелегенә, әдәплегенә бәйле.

Районда яшәүче 8 меңгә якын кешегә социаль ярдәм күрсәтелә, бу район халкының 48%ын тәшкил итә. Безнең районда өлкәннәргә, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ташламалар, гарантияләр һәм социаль хезмәтләр күрсәтүдә 104 хезмәткәр эшли. Аларга көн саен төрле катлам халкы белән аралашырга туры килә. Бүген аларга социаль гарантияләрнең 76 төре күрсәтелә. Район социаль яклау бүлеге 5 структура: өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге, матди социаль ярдәм күрсәтү район идарәсе, «Өмет яры» приюты балалары белән эшләүне координацияли. - Инвалидлар белән эшләү - эшебездә төп юнәлешләрнең берсе, - ди район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина, - Бүген районда 1870 инвалид яши. Аларны тернәкләндерүнең техник чаралары һәм протез-ортопедия әйберләре белән вакытында тәэмин итәргә тырышабыз. Тернәкләндерүнең шәхси программалары нигезендә коляскалар, колак аппаратлары белән тәэмин итәбез. Моннан тыш, инвалидларны актив тормышка җәлеп итү эше алып барыла. Бүген өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге өлкән яшьтәге 129 кешегә хезмәт күрсәтә. «Безнең хезмәткәрләргә әби-бабайларны гына карарга түгел, ятып авыручыларга да ярдәм итәргә туры килә,- ди әлеге бүлек мөдире Илсөяр Сабирова. - Аларга карата аеруча игътибар һәм сабырлы кталәп ителә. Әлеге авыр хезмәтне хезмәткәрләребез яхшы башкара. Кеше кайгысын уртаклаша белү, намуслылык, чын күңелдән сөйләшү - боларның барысы да безең көндәлек мәшәкатьләребез». Гражданнарның аерым катламын савыктыруны оештыру социаль яклау органнары эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Санатор-курортларга юлламалар бирелә. Районда халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Богородский рай» үзәге зур популярлык казанды. Биредә сәламәтлекне ныгыту, ял итү өчен барлык шартлар да булдырылган. Имин булмаган гаиләләр белән эшләгәндә гаиләләрдәге иминсезлекне кисәтү чаралары күрү, гаилә һәм балаларга авыр тормыш хәлләрендә ярдәм итү төп бурычыбыз булып тора. Йомгаклап шуны әйтергә була, хезмәткәрләр вакыт белән исәпләшмичә, чын күңелдән эшлиләр, кешеләр белән аралаша беләләр. Аларның һәрберсе мактауга лаек. Быел 3 хезмәткәр район башлыгы мактау грамотасына тәкъдим ителгән, берсе - ТР социаль яклау идарәсенең күкрәк билгесенә. Сезгә сабырлык, үз көчегезгә ышаныч һәм үз карамактагы өлкәннәргә карата шәфкатьле, игътибарлы булуыгызны телибез.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X