Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең дәвамыбыз – балаларда

Кичә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә чираттагы тапкыр тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды, шулай ук бала тууны тантаналы теркәү үткәрелде. Ул агымдагы елның 23 декабрендә туган Рузанна Шәрипова иде. Сертификатны әтисе Рәмзил Шәрипов алды. Бу юлы тантаналы чарага Хафизовлар, Наумовлар, Хөснетдиновлар, Миңнегалиевлар һәм Перевозниклар гаиләсендә туган нәни гражданнар...

Кичә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә чираттагы тапкыр тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды, шулай ук бала тууны тантаналы теркәү үткәрелде. Ул агымдагы елның 23 декабрендә туган Рузанна Шәрипова иде. Сертификатны әтисе Рәмзил Шәрипов алды.

Бу юлы тантаналы чарага Хафизовлар, Наумовлар, Хөснетдиновлар, Миңнегалиевлар һәм Перевозниклар гаиләсендә туган нәни гражданнар чакырылган иде. Бу көнне ана капиталы алуга сертификатларны әниләргә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев тапшырды. Аңа Кама Тамагы, Куйбышев Затон һәм Сатлыган авлында яшәүче ханымнар ия булды. Аларның берсенә районда исәп буенча 600 нчы РФ законы раслаган дәүләт документы- ана (гаилә) капиталы алуга сертификат тапшырылды.

Зөфәр Галимулла улы әти-әниләргә сәламәтлек һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә уңышлар теләде. Ул болай диде: "Йортларыгызда һәрвакыт җылы һәм уңайлы булсын, кайгы-хәсрәт читләтеп үтсен". Кама Тамагы һәм Апас районнарында пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов ана капиталын ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйләде һәм әти-әниләрне нәниләре белән котлады. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова әти- әниләрне котлап, аларга сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде. Чара ахырында кунакларның барысына да истәлек, яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән кечкенә бүләкләр тапшырылды. Аларны ОМС җитәкчесе Альберт Ильин һәм нәниләрнең әниләре эшләгән оешма вәкилләре әзерләгән иде. 2013 елда ЗАГС бүлеге органнарында 171 бала тууы теркәлгән (2012 елда- 134 бала)- 69 бала гаиләләрдә беренче, 65- икенче, 29- өченче, 8е- дүртенче һәм аннан күбрәге.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев