Узган атнада Затон мәктәбе базасында мәгариф бүлеге, ЦСОН һәм «Өмет яры» социаль приюты педагог-психологларының уртак семинары булды. Анда «Мәктәп проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» темасы тикшерелде. Семинарда тугыз белгеч катнашты, һәрберсе үз эше турында презентация ясады. Укытучылар уртак нәтиҗәгә килде: бик тиз ияләшүче кечкенә звено һәм укуга юнәлеш алган...
Узган атнада Затон мәктәбе базасында мәгариф бүлеге, ЦСОН һәм «Өмет яры» социаль приюты педагог-психологларының уртак семинары булды.
Анда «Мәктәп проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» темасы тикшерелде. Семинарда тугыз белгеч катнашты, һәрберсе үз эше турында презентация ясады. Укытучылар уртак нәтиҗәгә килде: бик тиз ияләшүче кечкенә звено һәм укуга юнәлеш алган өлкән сыйныфлар белән чагыштырганда урта сыйныф укучылары аеруча зыян күрүче категориягә керә. Психологлар игътибарны нәкъ менә аларга юнәлдерергә тиеш.
Нет комментариев