Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче утырыш

Узган сишәмбедә муниципаль хезмәткәрләрнең эштә үз-үзләрен тоту таләпләрен һәм җирле үзидарә органнары мәнфәгатьләре бәхәсен көйләүне үтәү комиссиясе утырышы булды. МР башкарма комитеты юристы Мария Бисярина катнашучыларны "ТРда муниципаль хезмәт турында"гы законга һәм комиссиягә кергән мөрәҗәгатьләр, гаризалар һәм хәбәрләрне тикшергәндәге үзгәрешләр белән таныштырды. Исегезгә төшерәбез: муниципаль хезмәткәр, бер эштән икенчесенә күчкәндә,...

Узган сишәмбедә муниципаль хезмәткәрләрнең эштә үз-үзләрен тоту таләпләрен һәм җирле үзидарә органнары мәнфәгатьләре бәхәсен көйләүне үтәү комиссиясе утырышы булды.

МР башкарма комитеты юристы Мария Бисярина катнашучыларны "ТРда муниципаль хезмәт турында"гы законга һәм комиссиягә кергән мөрәҗәгатьләр, гаризалар һәм хәбәрләрне тикшергәндәге үзгәрешләр белән таныштырды.

Исегезгә төшерәбез: муниципаль хезмәткәр, бер эштән икенчесенә күчкәндә, хезмәт килешүе төзегәнче әлеге комиссиягә бу турыда хәбәр итәргә һәм яңа эш бирүчесенә үзенең соңгы эш урыны турында әйтергә тиеш. Комиссия язмача хәбәрне җиде көн эчендә тикшерергә һәм чыгарылган карар турында гражданинга бер эш көне дәвамында язмача яки аңа бу хакта өч эш көне дәвамында хәбәр итәргә тиеш. Гражданинга вазыйфаны алып баруын кире какканда комиссия моны дәлилләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев