Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл бәйрәме

1 июнь көне Олы Мәрәтхуҗа авылында "Авыл бәйрәме" үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә олымәрәтхуҗалылар бик ныклап әзерләнгәннәр. Урыны да матур җирдә, атаклы "Бөтерек чишмәсе" нең күл буендагы калкулыкта урнашкан аланлыкта иде. Бәйрәмне МР башкарма комитет урынбасары Газинур Габидуллин ачып җибәрде. Ул район хакимияте исеменнән барлык кайткан кунакларны, авыл халкын тәүге бәйрәм, "Авыл...

1 июнь көне Олы Мәрәтхуҗа авылында "Авыл бәйрәме" үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә олымәрәтхуҗалылар бик ныклап әзерләнгәннәр. Урыны да матур җирдә, атаклы "Бөтерек чишмәсе" нең күл буендагы калкулыкта урнашкан аланлыкта иде.
Бәйрәмне МР башкарма комитет урынбасары Газинур Габидуллин ачып җибәрде. Ул район хакимияте исеменнән барлык кайткан кунакларны, авыл халкын тәүге бәйрәм, "Авыл бәйрәме" белән котлады. Шулай ук күрше Олы Карамал кызы, якташлар җәмгыяте рәисе Илсөяр Гарифуллина да Олы Мәрәтхуҗа авыл халкын бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмгә бик күп халык кайткан.Туган авыл, туган ягын сагынып кайтучылар арасында хәтта Англиядән дә кайтучы бар иде. Тиккә генә түгел, тамырлары Олы Мәрәтхуҗага барып тоташа (Саттаров Исмәгыйль бабайлар нәселе). "Авыл бәйрәмендә" авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. 50 ел күрешмәгән авылдашларын очратып, кайберләренең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
Авыл өстендә бик күптәннән онтылып баручы тальян моңы йөрәкләргә үтеп кереп, авылдашларны яшьлек елларына алып кайтты. Бала чагалар чүлмәк ватыш, катыктан тәңкә эзләү, уенчык кисү белән мәшгуль булсалар, авылның яше-карты "Бөтерек күлендәге" балык тоту, йөзү ярышларын бик игътибар белән күзәтте. Бәйрәм үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Бертуган Исфан һәм Нурислам Газиевларның татар халык биюләрен оста итеп башкарулары, Ильмира Гыйзетдинованың моңлы жырлары бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәде, күңелләрне күтәрде.
Авыл бәйрәменең спонсоры шушы ук авыл егете, Татарстанның һәм Россиянең атказанган төзүчесе Хәмит Миңнеҗан улы Газиев. Ул авылдашларына бүләк кенә түгел, махсус автобус яллап, Казан шәһәреннән барлык мәрәтхуҗалыларны да туган ягын күрсәтер өчен "Авыл бәйрәменә" алып кайткан. Рәхмәт әйтми, ни дисең сиңа, Хәмит абый авылдашларың! Киң күнелле олы йөрәкле Хәмит абый Газиев кебек ир атлар булганда авылым киләчәктә дә якты, матур өметләр белән яшәр әле, тиздән авылда яңа бик матур мәдәният йорты ачылачак, димәк авылдашларны алда тагы зур бәйрәм көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев