Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аерым режим кертелә

ТР Президенты Фәрманы нигезендә агымдагы елның 15 декабреннән киләсе елның 1 февраленә кадәр республика, шул исәптән район территориясендә янгынга каршы аерым режим билгеләнә. Сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары чикләреннән 1000 метр аралыкта урнашкан территорияләрдә, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән 300 метр аралыкта урнашкан ягулык-энергетика комплекслары территориясендә, кешеләр күп була торган...

ТР Президенты Фәрманы нигезендә агымдагы елның 15 декабреннән киләсе елның 1 февраленә кадәр республика, шул исәптән район территориясендә янгынга каршы аерым режим билгеләнә.

Сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары чикләреннән 1000 метр аралыкта урнашкан территорияләрдә, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән 300 метр аралыкта урнашкан ягулык-энергетика комплекслары территориясендә, кешеләр күп була торган объектлар территориясендә пиротехник әйберләр куллану тыела. 16 яше тулмаганнарга пиротехник әйберләр сату рөхсәт ителми.

Tөнлә тынычлыкны саклау законы нигезендә, фейерверклар 23.00 сәгатькә кадәр генә аттырылырга тиеш. Югарыда телгә алынган кагыйдәләрне бозган очракта, гаеплеләр административ җавапка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев