Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Йөкләмә үтәлер

Узган чәршәмбедә ТР Финанс министрлыгы "2014 елга бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләре турында" темасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Агымдагы елда барлык районнар Финанс министрлыгыннан килгән субсидияләргә өстәмә түләүле хезмәтләрдән керем алу буенча бюджеттан тыш эшчәнлеккә юнәлдерелгән йөкләмә алды. Безнең район бюджет оешмалары өчен муниципаль йөкләмә 7652,4 мең сум тәшкил итә....

Узган чәршәмбедә ТР Финанс министрлыгы "2014 елга бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләре турында" темасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Агымдагы елда барлык районнар Финанс министрлыгыннан килгән субсидияләргә өстәмә түләүле хезмәтләрдән керем алу буенча бюджеттан тыш эшчәнлеккә юнәлдерелгән йөкләмә алды. Безнең район бюджет оешмалары өчен муниципаль йөкләмә 7652,4 мең сум тәшкил итә. -Районның бюджет оешмалары күптән түләүле хезмәтләр күрсәтә,-ди район финанс бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Венера Асейнова. -Өстәмә керемнәр төрендә 5394,2 мең сум җыелган, бу җиткерелгән йөкләмәнең бары тик 70 процентын тәшкил итә. Разнарядка нигезендә мәгариф учреждениеләре 2014 елда 5459,1 мең сум керем алырга тиеш. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров билгеләп үткәнчә, мәгариф системасында түләүле хезмәтләргә җыемны арттыру өчен яңа уку елыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында өстәмә түләүле түгәрәкләр һәм берләшмәләр кертелә. Шулай ук мәктәпләр мәктәп яны участогыннан җыелган продуктларны сатып үз керемнәрен арттыра ала. Бүген район финанс бюджет палатасы мәгълүматларына караганда, мәгариф учреждениеләре түләүле хезмәтләр күрсәтүдән 2217 мең сум керем алган. Венера Фатыйх кызы билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта мәдәният бүлегенең керемнәре сизелерлек артты. Болар популяр әдәбиятка түләүле төнге абонемент кертү, музейларның актив эше, костюмнар һәм аппаратураны арендага бирү, түләүле дискәтүкләр, беренче ярты еллыкта мәдәният учреждениеләре 104,3 мең сум акча җыйды инде. Әмма республика йөкләмәсе 302,8 мең сум- мәдәният хезмәткәрләреннән тагын да нәтиҗәле эш таләп итә. Мәдәният бүлеге мөдире Нәсимә Ибәтуллина социаль проектларда катнашу үзләренең тавыш яздыру студиясен җиһазлау мөмкинлеге бирәчәгенә ышаныч белдерде, бу исә конкурста катнашучыларның әзерлегендә чыгымнарны киметеп кенә калмыйча, сыйфатлы фонограммалар яздыруда акча эшләү мөмкинлеге дә бирәчәк. Бүгенге көндә районның спорт корылмалары шактый түләүле хезмәтләр күрсәтә. Районда түләүле хезмәтләр күрсәтеп өстәмә керемнәр алырга мөмкин, әмма моның өчен нәтиҗәле эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев