Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Туризм булыр

Узган атнада район эшмәкәрләре белән «Кама Тамагында туризмны үстерү» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе урынбасары Валерий Герасимов, ТРда кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе директоры Рәфыйк Шәйхетдинов катнашты.

МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов эшмәкәрләрнең район җитәкчелеге белән үзара эшләве турындагы доклад белән чыкты. Ул, аерым алганда, районда кече эшмәкәрлекне үстерүнең якындагы киләчәккә төп юнәлеше - эшкәртү булырга тиешлеген билгеләп үтте. Яшелчә, җиләк-җимеш, ит, агач, тимер, эшкәртү, иң мөһиме - кече бизнесның конкурентка сәләтле, сатуга әзер продукциясе булырга, яңа эш урыннары булдырылырга тиеш.

МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов үзенең чыгышында районда туристлык бизнесын үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде. Һәр яңа сезонда районда яңа ял итү базалары барлыкка килә. Бүген алар бишәү, җәй көне Кама Тамагы янында алтынчы, иң зур ял базасы төзелеше башланачак. Моннан тыш, район үзенең рельефы белән альпинистларга һәм спелеологларга, су киңлекләре белән - балыкчыларга, тыюлыклары белән экологларга кызыклы. Агротуризмны, экстремаль туризм һәм ялның башка төрләрен үстерү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар.

Валерий Герасимов кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча республика программалары турында сөйләде.

«Тотрыклы бизнес» проекты җитәкчесе Рәфыйк Шәйхетдинов чит илләрдәге туристлык бизнесы куелышы буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров катнашучылар игътибарын район территориясендә урнашкан архитектура истәлекләренә, экологик яктан җәлеп итәрлек тыюлыкларга һәм тыюлык урыннарына юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев