Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәк

Россия Президенты Владимир Путин якындагы ел ярым эчендә ЖКХ тарифларында зур үзгәрешләр булмаячагын вәгъдә иткән.

Аның әйтүенчә, Хөкүмәттә “коммуналка” бәяләрен чираттагы индексацияләүне 2024 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 1 июленә күчергәннәр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, соңгы тапкыр бәяләр арту (узган елның декабрендә) нәтиҗәсендәге җыемнар хисабына бюджетта акча пәйда булган. Путин төбәкләрдә дә бу акчаның ЖКХ системаларын үстерүгә тотылачагына ышана.

Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр инфляциягә карап арта. Әгәр бәяләр үсмәсә, ЖКХ өлкәсе җимереләчәк, чөнки аңа керем кермәячәк, дип аңлаткан Путин.

Шул ук вакытта Президент сүзләренә караганда, шәһәр транспортында юл йөрү бәясе дә үсәргә мөмкин. Монысы да – котылгысыз чара. Бөтен акча транспортны яңартуга китеп бара, дигән Владимир Путин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев