Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Терлекчеләр эше

Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләренең сөт җитештерүдәге быелгы күрсәткечләре узган елгы кышкы асрау чоры күрсәткечләреннән югарырак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә бер сыердан уртача 14,6 килограмм сөт савып алган Ленин исемендәге хуҗалык терлекчеләре алда бара. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда биш килограммнан артып...

Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләренең сөт җитештерүдәге быелгы күрсәткечләре узган елгы кышкы асрау чоры күрсәткечләреннән югарырак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә бер сыердан уртача 14,6 килограмм сөт савып алган Ленин исемендәге хуҗалык терлекчеләре алда бара. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда биш килограммнан артып китә. «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе терлекчеләре дә яхшы эшли. Узган елда 11,5 килограмм сөт саусалар, быел - 12,3 килограмм. «Олы Кариле» ачык акционерлар җәмгыятендә бер сыердан көненә уртача 10,1 килограмм сөт савып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев