Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Татарстанда тавык йомыркасы кыйммәтләнгән, ә яшелчә һәм җиләк-җимешләр арзанайган

Татарстанда кайбер җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәя төшкән, әмма тавык йомыркасы һәм көнбагыш мае кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Әлеге вакыт эчендә кишергә, бәрәңгегә һәм кәбестәгә бәя төшкән. Бер килограмм кишернең бәясе 12 процентка төшеп, 35 сумнан 31 сумга әйләнгән. Бер килограмм кәбестә һәм бәрәңге 6 һәм 8 процентка төшеп, 18 һәм 27 сум булган.

Бер килограмм помидорның бәясе 68 сумнан 64 сумга, башлы суган бәясе 50 сумнан 35 сумга төшкән. Моннан тыш, алма 2 процентка һәм банан 1 процентка төшкән, хәзер аларның бәясе бер килограмм өчен 101 һәм 74 сум тора.

Шушы вакыт эчендә тавык йомыркасы кыйммәтләнгәнбер дистә йомырка 61 сум тора. Шулай ук көнбагыш маена да бәя арткан – бер литры 135 сум. Шикәр комының бер килограммы 71 сум булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев