Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Татарстанда бәрәңге һәм кәбестә арзанайган

Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге һәм кәбестә 7 процентка арзанайды. Татарстанстат шундый мәгълүматлар чыгарды.

Статистика ведомствосы мәгълүматларына караганда, 8 июльдән 15 июльгә кадәрге чорда бер килограмм бәрәңгенең бәясе 49 сумнан 46 сумга кадәр төшкән. Бер килограмм кәбестәнең бәясе 31 сумнан 29 сумга кадәр кимегән.

Шул ук вакыт эчендә помидорның бәясе 4 процентка кимегән – килограммы өчен 93 сум исәпләнә. Бананнар 3,5 процентка арзанайган һәм хәзер банан 91 сум тора. Бер килограмм кишер 3 процентка кимегән, аны 57 сумга саталар. Карабодай ярмасының бәясе дә 3 процентка төшкән – 111 сумга кадәр җиткән.

Барыннан да күбрәк бу атнада дөге кыйммәтләнгән – бер килограммы өчен 1 процентка артып, дөге бәясе – 99 сум. Шулай ук сыер итенә бәяләр үсү күзәтелә – килограммы 480 сум тора. Кыярга да бәя 81 сумга кадәр күтәрелгән.

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X