Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Рекордка ирештеләр

Август ае "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ өчен предприятие тормышында әһәмиятле икътисадый вакыйга белән истә калыр. Кама Тамагы гипс ятмаларын эшкәртү тарихында беренче тапкыр, ә бу 100 елдан артык, хезмәт коллективы һәм судно-транспорт компанияләре тырышлыгы белән бу айда предприятие гипс ташы чыгару һәм аны кулланучыларга озату күләме буенча рекордлы күрсәткечләргә...

Август ае "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ өчен предприятие тормышында әһәмиятле икътисадый вакыйга белән истә калыр.
Кама Тамагы гипс ятмаларын эшкәртү тарихында беренче тапкыр, ә бу 100 елдан артык, хезмәт коллективы һәм судно-транспорт компанияләре тырышлыгы белән бу айда предприятие гипс ташы чыгару һәм аны кулланучыларга озату күләме буенча рекордлы күрсәткечләргә иреште.
Коммерция хезмәтенең суднолар компаниясе белән эшен грамоталы оештыруы нәтиҗәсендә, шулай ук әзер продукция складында тау-механик техниканың югары интенсив эше белән агымдагы елның август аенда Идел елгасы ярында урнашкан предприятиенең төп складыннан 159281 тонна гипс ташы төяп озатылган.
Бу көнгә кадәр 1994 елның май аенда ирешелгән күләм - 142550 тонна гипс ташы төяп озату иң югары күрсәткеч булып санала иде. Гипс ташы җибәрү заказларының артуына "Аракчинский гипс" ОООда гипс продуктлары эшләп чыгару буенча куәтләрнең артуы да зур роль уйнады. Предприятие навигация вакыты чорында (сентябрь-ноябрь) үзезнең кулланучыларына 280 мең тонна гипс ташы җибәрергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев