Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Районның мал табибларына ярдәм

Агымдагы елда ветеринария хезмәтенә максатлы ярдәм программасы кысаларында бюджеттан 120 миллион сум акча бүлеп бирелгән.


Бу акча районнарның участок мал табибларына ашыгыч ветеринария ярдәме күрсәтү өчен машиналар һәм лабораторияләргә материаль-техник җиһазлар алу өчен тотылачак. Республиканың 43 районы дәүләт ветеринария берләшмәләре белән бергә бу программага безнең район да кергән. "Кама тамагы муниципаль районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт учреждениесе җитәкчесе Владимир Россиев билгеләп үткәнчә, безнең районга ике машина кайтарылган инде. Тиздән кирәкле инструментлар белән махсус җыелмалар, ә лаборатория өчен махсус дезинфекция җайланмасы да алачаклар. Дәүләтнең кызыксындыру чаралары куллануына карамастан, авылларда мал табиблары җитешми. Авылларда яңа эшли башлаган мал табибларына бер тапкыр бирелүче материаль ярдәм, ай саен хезмәт хакына өстәмә түләү каралган. Бездә яшьләргә торак бирүдә билгеле бер кыенлыклар да бар, әмма бу хакта икенче юлы сөйләшербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев