Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Мобилизация чоры хезмәт һәм пенсия стажына кертеләчәк

Хезмәт һәм пенсия стажы өлешчә мобилизация кысаларында өзелмәячәк. Бу хакта РФ хөкүмәтендә узган брифингта хезмәт һәм социаль яклау министрының урынбасары Ольга Баталинага сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

«Пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы тагын бер мөһим мәсьәлә — ул ялланган эшчеләрне һәм пенсия хокукларын формалаштыручы шәхси эшмәкәрләрне дә тигез дәрәҗәдә борчый. Моңа кадәр Кораллы көчләрдә хезмәт итү чорын пенсия стажына да, хезмәт стажына да исәпләргә дигән карар кабул ителгән иде», - диде Баталина.

«Хәзер ташламалы шартларда үз пенсия хокукларын формалаштыручы гражданнар категориясен исәпкә алу буенча сораулар килә, аерым алганда, төньяк стаж, яки пенсияне вакытыннан алда рәсмиләштерү хокукы бирә торган стаж алалар», - дип өстәде ул.

«Гражданин мобилизация буенча хәрби хезмәт узган чорда да стажны исәпләүнең мондый ташламалы шартларын саклап калу бурычы тора. РФ Хөкүмәте тарафыннан хәзерге вакытта гражданнарның хокуклары саклансын өчен мондый стажны исәпкә алу үзенчәлекләре эшләнә», - дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев