Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Министрлык Татарстанда хезмәт хакы бер ел эчендә 17 процентка артуын хәбәр итте

Ел башында Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 50,2 мең сум исәпләнә, ул бер ел эчендә 17 процентка арткан.

Татарстанның Хезмәт министрлыгы фаразынча, ел дәвамында бу сан артырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

«Быел без хезмәт хакының тагын артуын көтәбез. Россия Федерациясе дәрәҗәсендә хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 16,2 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде. Ел саен Профсоюзлар федерациясе, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Хөкүмәт арасындагы субъектлар дәрәҗәсендә төзелә торган килешү кысаларында республикада бюджеттан тыш секторда минималь хезмәт хакы 19 мең сумнан артык булачагы турында карар кабул ителде», – диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер төбәктә бер эшсезгә шартлы рәвештә алты вакансия туры килә. Эш бирүчеләр кадрларны җәлеп итү өчен көч куя – хезмәт хакын арттыра яки торак арендалау, социаль пакетлар, медицина ярдәме рәвешендә өстәмә социаль гарантияләр тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X