Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Кышкы ремонт

Бүген Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖда нефть ташучы тугыз судно кышкы ремонтка туктаган. - Предприятие догында эш графигы яңа елга кадәр төзелгән,- ди производство буенча директор урынбасары Валерий Баранов. - Без кышкы суднолар ремонтлауны башладык инде. Корпус, слесарь-монтаж, электр монтажы эшләре тулы көченә алып барыла. Док ремонты таләп ителгән барлык суднолар...

Бүген Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖда нефть ташучы тугыз судно кышкы ремонтка туктаган.
- Предприятие догында эш графигы яңа елга кадәр төзелгән,- ди производство буенча директор урынбасары Валерий Баранов. - Без кышкы суднолар ремонтлауны башладык инде. Корпус, слесарь-монтаж, электр монтажы эшләре тулы көченә алып барыла. Док ремонты таләп ителгән барлык суднолар да чистарту җиһазы аша уза.
- Декабрьнең беренче ункөнлеге ахырында "Валаамс" танкеры докка соңгысы булып баса,- дип әңгәмәне дәвам итте предприятиенең генераль директоры Наил Вазыйхов. - Биредә эчке корпусны капиталь ремонтлау таләп ителә. Заказның якынча бәясе 30 млн. сум.
Эшне тәҗрибәле белгеч Анатолий Петров җитәкли. Чистарту җиһазында күптән түгел генә яшь белгеч Евгений Ежов эшли башлады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, флотның ремонт базасы кадрлар белән тулысынча комплектланган. Предприятиедә уртача хезмәт хакы да арта, ул 30 мең сум. Шуның белән бергә предприятиенең абруе да үсә. Бүгенге көндә бездә эшләргә теләк белдерүчеләр бик күп һәм бу күренеш безне бик шатландыра. Димәк, безнең яхшыларны сайлап алу мөмкинлегебез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев