Терлекләрне җәйләүләрдә асрау дәвам итә, ул һава шартларына бәйле рәвештә якынча бер айга сузылачак. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлардан соң сыерларның сөте кимеде. Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, көненә бер сыерга уртача савылган сөт күрсәткече буенча Ленин исемендәге хуҗалык сыер савучылары алда бара-11,6...
Терлекләрне җәйләүләрдә асрау дәвам итә, ул һава шартларына бәйле рәвештә якынча бер айга сузылачак. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлардан соң сыерларның сөте кимеде.
Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, көненә бер сыерга уртача савылган сөт күрсәткече буенча Ленин исемендәге хуҗалык сыер савучылары алда бара-11,6 килограмм (узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 1,9 килограммга артыграк).
Алардан соң «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе терлекчеләре-11 килограмм (минус 0,9 килограмм). "Олы Кариле" ачык акционерлар җәмгыятендә көненә бер сыердан 10,8 килограмм сөт сауганнар.
Уртак эшкә крестьян-фермер хуҗалыклары да үз өлешләрен кертә. Алар Келәнчедән Рамиль Сафин, Балтачтан Хәсип Шәйхетдинов, Олы Кариледән Мансур Галимҗанов крестьян-фермер хуҗалыклары һ.б. Алар көненә бер сыердан 11,9-14,5 килограмм сөт савып алган.
Нет комментариев