Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Хакимият һәм бизнес диалогы

29 октябрьдә Кама Тамагы муниципаль районда кече эшмәкәрлекне үстерү буенча координацион совет утырышы булды. Муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Александр Осянин совет утырышында каралган мәсьәләләрне, аның эш нәтиҗәләрен яктыртты.

- Александр Владимирович, координация советы эшенең көн тәртибе нинди иде?

- Көн тәртибендә торган беренче мәсьәлә - Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең III съездына делегатлар кандидатурасын күрсәтү иде. Икенчесе - 21 ноябрьгә билгеләнгән республика съезды эше тәмамланганнан соң эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл үткәрү көнен ачыклау. Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә район эшмәкәрләрен кызыксындырган сораулар.

- Эшмәкәрләрнең республика съездында районыбыздан кемнәр катнаша?

- Совет әгъзалары өч кандидатураны күрсәтте һәм эшмәкәрләр Әхмәт Биккенин, Леонид Нагаев һәм Рөстәм Галиевны бердәм тавыш белән сайладылар. Әмма шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әгәр район эшмәкәрләрендә тәкъдим ителгән кандидатуралар буенча дәгъвалары булса яки тагын кемне дә булса күрсәтергә теләсәләр, аларны МР башкарма комитетының икътисад бүлегенә (Калинин урамы, 31) 14 ноябрьгә кадәр юлларга яки 2-15-52 телефоны аша әйтергә кирәк.

- Әйтүегезчә, көн тәртибендә өченче мәсьәлә булып гомуми сораулар тора, бу юлы нәрсәләр турында сөйләштегез, эшмәкәрләрне нәрсә кызыксындыра, хакимият һәм бизнесның конструктив диалогы булдымы?

- Эшмәкәрләр районыбызга челтәр компанияләре килүенә бәйле сораулар бирелде, аларга тиешле аңлатма ясалды. Бүгенге көнгә челтәрлеләр тарафыннан районыбыз территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баруга исәпләре юк. Башка сораулар арасында бүгенге көнгә алкоголь продукциясен сатканда контроль-касса аппараты куллану мәсьәләсе актуаль булып кала. Әлеге сорау белән без җитәкчелеккә һәм салым органнарына тиешле аңлатма бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать иттек.

Эшмәкәрләр авыл бизнесы, туризм һәм башка кайбер мәсьәләләргә кагылышлы тематик түгәрәк өстәлләрне ешрак үткәрүне тәкъдим итте.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев