Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Бурычны вакытында түләргә кирәк

Узган җомгада халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аның эшендә ТРда Россия УФНС 19нчы районара бүлек җитәкчесе Әмир Әхмәтҗанов катнашты. Ул дәүләт алдында бурычларга юл куймауны ассызыклады. НДФЛ һәм Пенсия фондына иминләү взнослары күчерү һәм башкалар - бюджетның керем өлеше шуннан барлыкка килә...

Узган җомгада халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Аның эшендә ТРда Россия УФНС 19нчы районара бүлек җитәкчесе Әмир Әхмәтҗанов катнашты. Ул дәүләт алдында бурычларга юл куймауны ассызыклады. НДФЛ һәм Пенсия фондына иминләү взнослары күчерү һәм башкалар - бюджетның керем өлеше шуннан барлыкка килә һәм бюджетта эшләүчеләр хезмәт хакы шуңа бәйле. бурычларны график нигезендә түләргә кирәк һәм агымдагы түләүләрне өзүгә юл куярга ярамый. Киресенчә булган очракта, штраф санкцияләре кулланылырга мөмкин, алар бурычны тагын да авырайтачак кына. муниципаль район башлыгы каршында бурычлылар: «Кама Тамагы» АХП, «коммуналь челтәрләр», «Кама Тамагы» ПО, «Кооператив» ООО, райпо, Ленин исемендәге хуҗалык һәм шәхси эшмәкәрләр тыңланылды. шулай ук түбән хезмәт хакларына юл куярга ярамаганлыгы билгеләп үтелде, чөнки минималь куллану кәрҗине 9700 сум тәшкил итә, хезмәт хакы аннан түбән булырга тиеш түгел, түләүләрнең конверт системасы хезмәткәрләрне лаеклы пенсиядән мәхрүм итә.
Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров банкротлык стадиясендә булган «Кама Тамагы» һәм «Тәмте» агрофирмалары, райпо, «Агрохимсервис» предприятиеләренең конкурс идарәчеләрен дә утырышка чакыру тәкъдимен кертте. Шулай ук сәүдә мәйданнарын прокуратура һәм салым полициясе хезмәткәрләре белән бергә тикшерергә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев