Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Авыл хәбәрләре

Район фермаларында Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә җәмәгать терлекчелегендә сөт көтүенең продуктлыгы кими, бигрәк тә Ленин исемендәге хуҗалыкта. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Кама Тамагы» АХПда кичәге көнгә бер сыердан уртача көнлек савым 8,5 килограмм тәшкил иткән, Ленин исемендәге хуҗалыкта көнлек тулай савым 152 килограммга кимегән...

Район фермаларында
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә җәмәгать терлекчелегендә сөт көтүенең продуктлыгы кими, бигрәк тә Ленин исемендәге хуҗалыкта.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Кама Тамагы» АХПда кичәге көнгә бер сыердан уртача көнлек савым 8,5 килограмм тәшкил иткән, Ленин исемендәге хуҗалыкта көнлек тулай савым 152 килограммга кимегән һәм савым бер сыердан 8 килограмм тәшкил итә.. Беренче авыл хуҗалыгы предприятиесендә әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 0,3 килограммга артык, икенчесендә - 2,3 килограммга. «Олы Кариле» ААҖда бер сыердан 8 кг сөт савып алалар.
Техниканы эшкә әзерлибез
Районның барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә киләсе елда язгы кыр эшләрендә катнашачак техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлыйлар.

Тулаем район буенча, СЗ-3,6; СЗП-3,6; СЗТ-3,6 маркалы 97 чәчкеч ремонтлыйсы бар. Моннан тыш, КПС-4 маркалы 79 культиватор һәм 2599 тырма тазартасы. Кичәге көнгә чәчкечләрнең 15 проценты ремонтланган, 34 культиватор һәм тырмаларның 23 проценты төзекләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев